"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, ТР Президенты Указы белән, "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде."Ярдәм" милли ислам хәйрия фондына "Республика хәйриячесе - 2016" бәйгесендә диплом тапшырылды.

БӘЙЛЕ
2017 Май 01

20 апрельдә “Ярдәм” милли-ислам хәйрия фонды рәсми рәвештә теркәлгәнгә 10 ел тулды. "Хәйрия фондын төзү өчен кеше рухи яктан җитлеккән булырга һәм хәйриячелекнең асылын аңларга тиеш. Үз тормышыңны шуңа багышларга теләгең булса гына, фонд ачарга мөмкин", - ди Илдар хәзрәт Баязитов.

http://president.tatarstan.ru

Фондның игелекле эшләре конкрет саннар аша болайрак күренә. Шулай итеп, ун елдан артык барган эшчәнлек дәверендә игелекле эшләргә 221 млн сум акча җибәрелгән. Шуның 41 млн. сумы кешеләр ярдәм сорап килгәч бирелгән. 180 млн. сумы мәчетләргә һәм башка оешмаларга бүленгән.

14 500 инвалид ярдәм алган яки тернәкләнү курслары узган. Шулай ук инвалидлар өчен 6 тернәкләндерү үзәге шефлыкка алынган, 45 күрмәүче хаҗга җибәрелгән, күрмәүчеләр өчен Брайль әлифбасында 1000 исемдәге китап һәм 2000 исемдәге аудиокитап чыгарылган.

197 000 кеше ашатылган яки корбан ите бирелгән. Шуларның 135 меңе Рамазанда ифтарда булган, 62 мең кешегә Корбан бәйрәмнәрендә корбан ите өләшенгән, 100 тонна гошер (бәрәңге һәм башка азык-төлек) җыелган һәм мохтаҗларга бирелгән.

4600 кеше Ислам нигезләрен өйрәнгән. Шулай ук 750 кеше Коръән ятлаган, 8 Коръән-хафиз әзерләнгән. 1080 бала җәйге мөселман лагерьларында булган. 56 “түгәрәк өстәл” утырышлары, семинарлар һәм конференцияләр оештырылган.

3000 кеше фондтан даими рәвештә ярдәм ала. 2000 кешегә азык-төлек һәм кием-салым белән даими ярдәм күрсәтелә. Күпбалалы тулы булмаган 18 гаиләгә (4-8 балалы) торак алынган, наркотиклар һәм исерткечләр кулланган 120 кеше тенәкләндерү курслары узган, иректән мәхрүм ителгән 600 кеше даими рәвештә азык-төлек белән тәэмин ителә һәм имамнар белән очрашулар оештырыла.

Балачак һәм һәм өлкәннәр белән бәйле 4 проект тормышка ашырыла. Тәрбиягә бала алырга теләүче 150 кеше курслар узды. Җиде балалар йорты һәм 4 картлар йорты шефлыкка алынды. Азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнә торган малайлар өчен пансионат сафка бастырыла. “Гаилә учагы” балалар йорты төзелде.

Фонд эшчәнлеге турында тулырак язма.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе