«Изге Болгар җыены»нда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша

2018 елның 21 июлендә Татарстан Республикасының Спас районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнар корылтае «Изге Болгар җыены» узачак. Җыенда ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша.

БӘЙЛЕ
2018 Июл 06. Фото:dumrt.ru

Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә татар ислам дине әһелләренең IX Форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит илләр вәкилләре, чит илләрнең ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылды.

Истәлекле тарихи вакыйгада мөхтәрәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм Болгар ислам академиясе бинасында Ислам дине эшлеклеләре белән очрашуы көтелә. Очрашуда Россиядә ислам дине үсеше һәм дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләшү көтелә дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе