Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

​"Бик күптән, 922 елда ата-бабаларыбыз тарафыннан татар халкының тарихи язмышын билгеләгән һәм мөселман цивилизациясе үсешенә зур йогынты ясаган үтә мөһим карар кабул ителгән. Унбер гасырга якын вакыт узса да, хәзер без янәдән карашыбызны рухыбызга үсеш биргән Борынгы Болгарга юнәлтәбез, Мәрхәмәт һәм Шәфкать иясе Аллаһыга мәдхияләребезне ирештерәбез, тәкъва хакимнәрнең гамәлләрен һәм зирәк дин әһелләренең вәгазьләрен хәтергә төшерәбез", - диелә мөрәҗәгатьтә.

БӘЙЛЕ
2017 Май 21. Фото:president.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне истәлекле тарихи вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.

Бик күптән, 922 елда ата-бабаларыбыз тарафыннан татар халкының тарихи язмышын билгеләгән һәм мөселман цивилизациясе үсешенә зур йогынты ясаган үтә мөһим карар кабул ителгән. Унбер гасырга якын вакыт узса да, хәзер без янәдән карашыбызны рухыбызга үсеш биргән Борынгы Болгарга юнәлтәбез, Мәрхәмәт һәм Шәфкать иясе Аллаһыга мәдхияләребезне ирештерәбез, тәкъва хакимнәрнең гамәлләрен һәм зирәк дин әһелләренең вәгазьләрен хәтергә төшерәбез.

Без барыбыз да – Зөя утрау-шәһәрчегендәге православие монастырьлары кебек үк гомумроссия күләмендәге һәм халыкара дәрәҗәдәге туристлык үзәгенә, дин тотучылар гыйбадәт кылу өчен килә торган изге урынга әверелеп баручы Болгарны торгызу эшләренең шаһитлары һәм аларда катнашучылар. Һәммәбез өчен бу – олы мәртәбә.

​«Яңарыш» республика фонды тырышлыгы белән нибарысы бер ел эчендә инде быел көзен беренче шәкертләрен кабул итәчәк гаять зур Болгар ислам академиясе комплексы төзелде. Аны тәмамлап чыгучылар дин гыйлемебезнең бай традицияләрен лаеклы төстә дәвам итәрләр дип ихлас йөрәктән ышанам.

​Мөселман өммәтенең, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, бик борынгы заманнардан килгәнчә, иминлек һәм муллык, үсеш-алгарышның ныклы нигезен тәшкил итә.

​Сезгә чын күңелдән игелек һәм бәрәкәт, илгә-көнгә тынычлык телим. Барлык изге эш-гамәлләрдә Ходай безне рәхмәтеннән ташламасын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.

ТР Президенты матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе