"Изге Болгар җыены" вакытында корабчылык белән бәйле экспозиция ачыла

21 июльдә узачак Изге Болгар җыенында яңа өч объект ачылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министрлыгының Музей эшен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин сөйләде.

БӘЙЛЕ
2018 Июл 16

“Беренчесе - Болгар чәй эчү музей экспозициясе. Чәй эчү традициясен яктыртачак. Экспозиция зур түгел. Татарстанның мәдәни мирасы объектында урнашачак”, – диде ул.

Изге Болгар җыенында чәй кибетләре дә булачак. Аларда теләгән кеше татарларның чәй эчү традициясе белән таныша ала. Шулай ук Спас районында үстерелгән чәй үләннәрен алу мөмкинлеге дә бар.

"Икенче экспозиция "Су өстендәге шәһәр" - “Город на реке” дип атала. Әлеге экспозиция Спас районы тарихына бәйле рәвешле оештырылган. Спас районы кешеләре корабчылык белән шөгыльләнгән булган. Район һәм музей Идел буенда урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә әлеге музей шулай аталган.

Өченче экспозиция Абдулла Алишка багышланган. Белгәнебезчә, бөек язучы Спас районында туган. Шуңа күрә музей экспозициясен Назаров урамындагы 19 гасыр йортында урнаштырырга булганнар”, – дип сөйләде Дамир Натфуллин.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе