Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

"Хөрмәтле ватандашлар, мөселман кардәшләребез, кунакларыбыз! Чын тормышта могҗиза күрәбез. Халкыбызның рухи көче турында сүз бара. Бабаларыбыз ислам динен кабул иткән биредә. Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән хәзер монда изге эшләр башкарыла. 7 ел эчендә күпме эшләр эшләнде. Болгар академиясен булдыру дөрес фикер булды. Узган елда беренче ташка нигез салган идек. Быел сентябрьдә ачарбыз, дип хыялланабыз гына түгел, эшне башларбыз, дип ышанабыз. Иң мөһиме - шартлар тудырылган", - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "Без шушылай яшәргә тиеш" дигән сүзләренең күңелгә ятышлы булуын билгеләп узды. Минтимер Шәймиев камил ислам белеме бирү системасы булмавын, ислам дөньясында дөрес юнәлеш кирәклеген, Болгар ислам академиясенең шул максаттан төзелүен әйтте.
"Болгар ислам академиясе башка урында була алмавына тагын бер кат инандык. Без булдырабыз!" - дип белдерде Минтимер Шәймиев һәм сәламәтлек, иминлек теләде.