Минтимер Шәймиев Биләр тыюлыгын төзекләндерү мәсьәләсенә ачыклык кертте

“Биләрне торгызу буенча миңа бик еш сорау бирәләр. Әмма мин бу хакта сөйләмим диярлек. Чөнки без Болгарны торгызуга алынырга кирәк икәненә Казанның мең еллыгына Казан Кремлен төзекләндерү барышында аңладык. Ашаган белми, тураган белә, ди. Шуңа да без эшнең нинди күләмдә булуын һәм моңа ничек килергә икәнен беләбез”, – диде бүген журналистлар белән аралашу вакытында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Ул “Хәзинә” милли галереясында урнашкан “Биләр. 1236 ел көзе” күргәзмәсе белән танышты.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 25. Фото:tatar-inform.tatar

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнүче “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый тыюлыкны төзекләндерү мәсьәләсенә ачыклык кертте.

“Биләрне торгызу буенча миңа бик еш сорау бирәләр. Әмма мин бу хакта сөйләмим диярлек. Чөнки без Болгарны торгызуга алынырга кирәк икәненә Казанның мең еллыгына Казан Кремлен төзекләндерү барышында аңладык. Ашаган белми, тураган белә, ди. Шуңа да без эшнең нинди күләмдә булуын һәм моңа ничек килергә икәнен беләбез”, – диде бүген журналистлар белән аралашу вакытында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Ул “Хәзинә” милли галереясында урнашкан “Биләр. 1236 ел көзе” күргәзмәсе белән танышты.

“Биләрне Болгар дәүләтенең беренче башкаласы икәнен беләбез. Аның өч башкаласы булган. Сувар, Болгар. Без нәрсәдән башларга тиеш идек. Болгар – ул дәүләт. Башкала да, һичшиксез, мөһим. Шуңа да без Болгар дәүләте, аның төзелеше, дәүләт күләмендә, ирекле рәвештә ислам дине кабул ителгән дәүләтне өйрәнә башладык”, – дип аңлатма бирде Минтимер Шәймиев.

Аның фикеренчә, ислам диненә, проваслав диненә дә кагылган тарихи һәйкәлләрне торгызу республикада тынычлык һәм иминлекне саклап калырга ярдәм итә.

“Беренче башкала буларак, Биләрдә тарихи мирас бар һәм ул күп”, – ди Дәүләт Киңәшчесе.

“Безнең җиребезнең, республикабызның тарихы бик бай. Игътибарыбызны матди булмаган байлыкларга юнәлдерергә тырышабыз. Әмма һәрвакытта да без ниятләгән проектларны тормышка ашырып булмый. Хәзер бик зур проектлар тормышка ашырыла. Аларны эшли башлаганда без чын күңелдән, күңел өчен эшләнелә һәм кешеләргә, һичшиксез, ошаячак, дигән идек. Моның шулай икәнен тормыш күрсәтә”, – диде Минтимер Шәймиев.

Аның фикеренчә, тарихи объектларны торгызу республикага туристларны нык җәлеп итте.

“Кыска вакыт эчендә Казан Кремле, Болгар, Зөя ЮНЕСКО исемлегенә керү, бөтендөньяның универсаль кыйммәте итеп танылды – тарихны моннан да югары бәяләп булмый. Безнең тарихыбыз гади генә түгел. Тарихыбызны хаталы итеп күрсәтү омтылышлары да булды”, – дип билгеләп үтте Дәүләт Киңәшчесе.

Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе