Рөстәм Миңнеханов "Изге Болгар җыены"на әзерлек буенча оештыру комитеты булдырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз указы белән ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган "Изге Болгар җыены"н бәйрәм итүгә әзерләнү буенча оештыру комитеты булдырган.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 22. Фото:tatar-inform.tatar

Документ текстында язылганча, һәр елны 1 мартка кадәр комитет "Изге Болгар җыены"н әзерләү һәм үткәрү буенча республика планын әзерләп, расларга тиеш. Аннан оештыручылар бу чараны тормышка ашыруны тәэмин итү өчен җаваплы.

Оештыру комитетын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли. Аның урынбасарлары итеп республика Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм республика Хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев куелган дип хәбәр итә Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе