Исламны өйрәнү үзәге эшчәнлеге һәм галимнәр тикшеренүләре республика территориясенә радикаль ислам агымнары үтеп керүне туктатырга булышачак

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында хәбәр итте.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 10. Фото:president.tatarstan.ru/

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Казан федераль университеты объектларында булып, Попечительләр советы утырышында катнашты. Ул шулай ук Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә дә булды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, анда Казан федераль университетының фәнни-белем бирү мәйданчыклары да зур тәэсир калдырган.

Мәсәлән, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге төзелгән. "Дини һәм иҗтимагый оешмалар, көч структуралары, төзәтү учреждениеләре вәкилләре белән берлектә эш алып барыла. Әлеге үзәк эшчәнлеге һәм галимнәрнең тикшеренүләре республика территориясенә радикаль ислам агымнары үтеп керүне туктатырга булышачак. Монда шулай ук мигрантлар белән эш алып барылачак. Бүгенге көндә бу бик мөһим", - дигән ул.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе