Ильяс хәзрәт Рөстәм хәзрәткә борынгы Коръән китабын бүләк итте

24 майда "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге" Казан югары мөселман мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре янына очрашуга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров килде.

БӘЙЛЕ
2016 Май 25

Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында традицион ислам төшенчәсенә тукталды, аның килеп чыгышы, мәгънәләре һәм әлеге атаманың төрле даирә вәкилләре тарафыннан ни рәвешле кулланылуы хакында сөйләде.

Рөстәм хәзрәт традицион ислам төшенчәсенең дүрт мәгънәсенә тукталды:

  1. Россия исламы (дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре куллана);
  2. халык исламы (этник мөселманнар куллана);
  3. татар исламы (милләтчеләр куллана);
  4. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тоташкан өч дини фән – гакыйдә, фикъһе һәм әхлакый кануннар җыелмасыннан торган ислам, ягъни Әһле сөннәт вәл җәмәгать юлы.

2016 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Хәнәфи мәзһәбе елы дип игълан ителде. Хәнәфи мәзһәбенең төп үзенчәлеге – аның акылга сыешлы (рациональ) булуында. Әбү Хәнифә бар фикер каршылыкларыбызны да Аллаһы Тәгалә хөкеменә калдырырга кирәк дип әйтә торган булган. Традицион ислам дин галимнәре фикеренчә, исламда иман төшенчәсе – дингә ышануны тел белән әйтү һәм аны күңелгә, йөрәккә сеңдерү. Иманның өч өлешле булуы турында сөйләгәндә, гамәлләрнең дә иманның бер өлеше булуы турында әйтелә. Мондый фикер буенча, әгәр дә саваплы гамәлләр булмый икән, әйтик, кеше намаз укымаса яки гөнаһлар кылса, мондый кеше кяфер булып исәпләнә.

Рөстәм хәзрәт үз чыгышында Болгар дәүләтенә өч сәхабә килү вакыйгасын да читләтеп үтмәде. “Безгә бу фактка фәнни яктан түгел, дини яктан карарга кирәк”, – диде ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләре болгар бабаларыбызга дин алып килгәндә чалма, юл таягы һәм кара савыты белән килгәннәр. Чалма ул – фани дөньядан бакыйлыкка күчү, Аллаһы Тәгалә белән очрашырга әзерлек билгесе; юл таягы – тынычлык символы (кайбер илләрдә аның урынына хәзер хәтта утлы корал тоталар); кара савыты – гыйлемлелек, рациональлек билгесе.

Очрашу ахырында мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Рөстәм хәзрәткә борынгы Коръән китабы бүләк итте. Рөстәм хәзрәт озакламый Мәрҗани йортында Ислам мәдәнияте музее ачылачагы турында искәртте һәм шул музейны мөмкин кадәр тарихи мирас ядкәрләре белән тулыландыруда актив катнашырга чакырды, дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе