Баш мөхәррир Айназ Мөхәммәтҗанов: Язмаларны иләктән уздырып чыгарабыз, кирәкмәгәннәрен төшереп калдырабыз

Бүген Казанның Фатих Әмирхан урамындагы 1 нче йортта интернет челтәрендә барлыкка килгән radioazan.ru сайтын тәкъдим итү...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 13
Бүген Казанның Фатих Әмирхан урамындагы 1 нче йортта интернет челтәрендә барлыкка килгән radioazan.ru сайтын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Анда Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Фәрит Мифтахов, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батров, Илдар хәзрәт Баязитов, Нияз хәзрәт Сабиров, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка имамнар, каләм ияләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Азан радиосы кичәсен аның баш мөхәррире Айназ Мөхәммәтҗанов алып барды. Мөфти хәзрәтләре сәфәрдә булганлыктан, Айназ тәүге сүзне мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровка бирде. Рөстәм хәзрәт залда утыручыларны мөфти хәзрәтләре һәм үз исеменнән бу олуг вакыйга уңаеннан котлады. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү мөфти хәзрәтләренең сайлау алды программасына кергән пунктларның берсе. Шуның өчен һәм ислам диненә карата илдә яхшы булмаган мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртү теләге белән дә азан радиосы дөньяга чыкты. Шулай да, Рөстәм хәзрәтнең әйтүенчә, әле бу тәүге адымнар гына. Ислам телевиденисен киң мәйданга чыгару фикере дә бар Диния нәзарәте вәкилләренең.

Азан радиосының баш мөхәррире Айназ Мөхәммәтҗанов: "Ул әле безнең радионың бер авторы да”,-дип Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка сүз бирде. Җәлил хәзрәт бирегә җыелган халыкны җомга көне белән котлаганнан соң, үзенең бик сөенеп утыруы хакында белдерде. "Чакыру алуга, ике дә уйлап тормыйча, 100 чакрым араны чабып килеп җиттем. Интернетларда үзебезнең каналларыбыз, радиоларыбыз булу – бик күңелле хәл. Элек яшьләребез кайда нәрсә күрсәләр, шуны укыды, шуны карады. Мин инде интернетларны укымам дигән идем. Тик бу радио Диния нәзарәтенеке булгач, укымыйча калып булмас инде. Алай гына да түгел, хәзер мин дә бу радионы ачып, тыңлый башладым. ”Хозур” дигән нәшриятнең булуы да алга таба бер адым. Бөтен дин әһелләрен радиога барып, вәгазьләребезне сөйләргә чакырам. Минем бер тәкъдимем бар: машинада йөргәндә тыңлау өчен радиодагы язмаларны кассетага яздырып алып булмыймы?”-дип сорады Баш казый. Айназ Мөхәммәтҗановның бу сорауга да җавабы әзер иде. Ул: "Җәлил хәзрәт, кичә тәмамланып чыгып барганда алырсыз ул кассеталарның беренчесен”,-дип җавап бирде.

Айназның әйтүенчә, Азан радиосының эфирга чыгуына әле 3 кенә атна вакыт узган. Ул "Ислам-тудей” интернет челтәрендә ачылган. Шул интернеттагы каләм ияләре эшли икән анда. Татарча һәм русча чыгып бара. Әмма баш мөхәррирнең сүзләренчә, татарча язмалар әзрәк булу сәбәпле, русча язмалар күбрәк яңгырый. Ә "Ислам-тудей” интернеты фәкать рус телендә эшли. "Иртәнге 6 сәгатьтән төнге 11 гә кадәр безнең тапшыруларыбыз бара. Төнгә исә Коръәнне куябыз тыңларга. Мондый форматны булдыру – үзе бер яңалык. Дини эчтәлекле мондый радиолар Россиядә юк диярлек. Хәзерге вакытта дин өлкәсендә төрле сораулар, төрле секталар килеп чыкты. Шул сорауларга җавап бирү, халыкка аңлату – безнең максат. Без материалларны иләктән уздыргандай чыгарып, радиода сөйлибез. Кирәкмәгәннәрен төшереп калдырабыз. Ә нәрсә кирәкми соң дигәндә, мөнда төрле фикерләр булырга мөмкин. Салафитлар, ваһһабчылар дибез. Татар телендә дә, русча да ул фикерләр киң таралган. Материалларны алганда бик карап, сайлап алырга туры килә. Идеологик үзенчәлекләр бар, анысы. Ул төрле илдә төрлечә. Идеологик үзенчәлек кечкенә адымнардан башлана. Без аларга юл куймаска тырышабыз, алардан арынырга теләп эшлибез”,-диде баш мөхәррир Айназ Мөхәммәтҗанов.

Диния нәзарәтенең Азан радиосы хезмәткәрләренә бүген "Татмедиа”, Бөтендөнья Татар Конгрессы вәкилләре һәм башкалар изге хезмәт башкарганнары өчен олуг рәхмәтләрен ирештерде, аларга иҗади уңышлар теләде.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе