Рөстәм хәзрәт Батровка Карарны эшләп бетерәсе була

Кичә Казандагы Россия ислам университетында “Бүгенге заман татар мәдәниятендә шәмаил сәнгатен саклау мәсьәләләре” дигән “түгәрәк өстәл” үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Май 29

Кичә Казандагы Россия ислам университетында “Бүгенге заман татар мәдәниятендә шәмаил сәнгатен саклау мәсьәләләре” дигән “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Аны Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров алып барды.

Рөстәм хәзрәт башта сүзне РИУның ректоры Рафик хаҗи Мөхәммәтшинга бирде. Ул шәмаилләрнең татар халкы тормышында элек-электән үк шактый мөһим урын алып торуын бәян кылды.

Әйе, шәмаил татар рухи мирасының кабатланмас бер өлешен алып тора. Бу “түгәрәк өстәл” дә татар халкының шушы үзенчәлекле борынгы сәнгатен саклау, аны үстерү юлларын барлау максатыннан оештырылды.

Әлеге җыенда эчке мәсьәләләр сәясәте буенча Татар Президенты Департаментының дини оешмалар белән үзара хезмәттәшлек идарәсендәге дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәт бүлегенең баш киңәшчесе Нурислам Гыйльметдинов, Халык һөнәрләре лицееның Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать академиясе институның Казан филиалы директоры Мәхмүт Ваһапов, Татар шәмаилләре галереясе директоры, танылган хаттатчы Рөстәм Шәмсутов, Татарстан Рәссамчылары берлеге әгъзасы, шулай ук татарларга яхшы билгеле каллиграф Нәҗип Нәккаш, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, “Казан Кремле” музей-тыюлыгының ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева, “Татарстан милли музее” генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм башка күренекле затлар катнашты.

Галим һәм галимәләрнең әйтүенә караганда, шәмаилләрнең элеккеге абруен күтәрү өчен Татарстандагы һәр районда шәмаил ясау осталарының бәйгеләрен үткәрергә, аларны туплау буенча төбәкләргә экспедицияләр ясарга, альбом нәшер итәргә, каталогын булдырырга дигән тәкъдимнәрен белдерделәр. Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы: “Тик кешеләр үзләрендәге шәмаилләрен бирергә теләми. Без аларны кешеләр яшәми торган буш өйләрдән генә зур авырлык белән алабыз. Ә беркөнне мин чүплек яныннан бер шәмаил табып алдым, аны хәзер реставрациягә бирдек”,-диде. Гөлчәчәк ханымның сөйләвенә караганда, Дәүләт музеенда борынгы шактый күп шәмаил саклана икән.

Мин бу “түгәрәк өстәл”дә зур түземсезлек белән татарча сөйләүләрен көттем, шуңа күрә ахырга кадәр анда утырдым. Ниһаять, андый шатлык барлыкка килде: Халык сәнгате һөнәрләре техникумының остазы Рамилә Гайнетдинова дигән яшь кенә кыз шәмаилләрне компьютерда да эшләп булуы турында саф татар телендә сөйли башлады. “Без шәмаилләрнең татар җәмгыятендә тоткан урыны турында сөйләшәбез, үзебез үк бу өлкәдәге фикерләребезне русча белдерәбез. Татарча сөйләшмәсәк, ана телебез югалырга мөмкин бит”,-диде ул миңа. Афәрин, мондый яшьләребез барында, әле киләчәккә бераз гына булса да, өмет чаткыларын күрергә була, дип куандым.

Күренекле хаттатчы Нәҗип Нәккаш әфәнде инде үзенең барлык чыгышын үз ана телебездә алып барды. Аның сүзләренчә, пыялага ясалган шәмаилләр халкыбызның күркәм гореф-гадәте булган. Әмма 1928 елда чыккан Сталинның Указы нигезендә, дини конфессияләрне тыю, муллаларны, попларны күпләп кулга алулар башлана. Эшне озакка сузмыйча, дин әһелләрен атарга да тотыналар.

Нәҗип әфәнденең әйтүенчә, дин әһелләрен 1929 нчы елда ук юкка чыгарырга керешәләр. Большевиклар хаттат (каллиграфия) сәнгатенә дә зур зыян салалар: алар типографик ысул белән әзерләнгән шәмаилләрне дә, югары дәрәҗәдәге пыяладан ясалган байлар өендәгеләрен дә ватып, җимереп бетерәләр. Ләкин шул ук вакытта конфискацияләнгән шәмаилләрне кая да булса сатып йөрүчеләр дә табыла. Тик 1941 елгы сугышка хәтле һәм аннан соң да сәнгатьнең бу төре нык туктап кала. Кайбер шамаилләр зур кала тирәләрендә генә, әйтик, Казанда гына кала. Комсомолларга шәмаилләрне җыярга һәм ватарга дигән эш кушыла. Бу сәнгать төре Сталин үлгәч кен, ягъни 1953 елдан соң гына кабаттан терелеп китә. Аларны өлкәннәр хәтерендә сакланган шәмаилләр буенча ясыйлар. Ул вакытларда әле дин бөтенләй бетеп җитмәгән була, халык та намаз укый.

Шәмаилләрне кул астында нәрсә бар, шуның ярдәмендә ясыйлар. Ә типографик ысул белән эшләнгән шәмаилләрнең күбесе революциягә хәтле ясалганнарның күчерелмәсе булып тора.

“Шулай да алар арасында артык талантлы кешеләр күренми. Шулар арасыннан берничә кешене беләм. Шундыйларның берсе безнең авылдан иде. Ул Хәсәнша Әхмәтшин исемле. Бу кеше профессионал дәрәҗәдә диярлек шәмаилләр ясады. Ул 30-40 чакрымдагы авылларны шәмаилләр белән тәэмин итеп торды. Тик инспекторлар аларга зур салым салдылар, эзәрлекли иделәр. Шуңа күрә бу һөнәрнең дәрәҗәсе нык төште. Алар хәзер тарихи бер күренеш кенә булып калырга тиеш”,-диде Нәҗип әфәнде.

Әйе, шул хәлендә булса да, шәмаилләрнең безнең көннәргә кадәр килеп җитүе яхшы күренеш, әлбәттә. Нәҗип әфәнде әйтмешли, инде хәзер элеккеге хаттатчылар дәрәҗәсендә генә эшләргә ярамый. Хәзерге белемне, көннән-көн үсә барган техниканы, декоратив материалларны, элеккеге гореф-гадәтләрне, фольганы да кулланып эшләү мәслихәт.

“Минем бер тәкъдимем бар: шәмаилләрдә гарәп текстлары гына булмасын иде, Кол Галидә башлап, Муса Җәлилгә кадәрге әдәп-әхлакка өйрәтә торган язмалар да булсын иде. Тукайны, әлбәттә, нык кулланырга кирәк, аларда Саиф Сараи да, Хисам Кятиб тә, Котыб та, Әхмәт Ясәви дә булырга тиеш. Әлбәттә, типографик шәмаилләрдән дә баш тартмаска кирәк”,-дип үз фикерләрен ирештерде Нәҗип әфәнде. Әйе, хәзер типографик мөмкинлекләр чиксез зур. Бөтен мәчетләр янында шәмаилләр ясап эләргә дә мөмкинлек бар.

“Казан – ул Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында торган кала. Шуңа күрә Иске Татар бистәсе шәмаилләр белән тулырга тиеш. Диния нәзарәтенең боларны үз күзеннән ычкындырмавы хәерле булыр. Мәдәният идарәсе дә моның турында уйланырга тиеш. Әгәр без ислам динен тотучылар икән, Көнчыгыш, Урта Азия белән дә бәйләнештә икәнбез, матур шәмаилләр эшләп, аны таратырга тиешбез”,-дип үз программасын әйтте Нәҗип кардәшебез.

Ә Рөстәм хәзрәт Батровка нәтиҗә ясап, Карарны (Резолюцияне) тагын эшләп бетерергә туры киләчәк.

Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе