
17 гыйнварда Балтач районының Чапшар авылында яңа мәчет ачылды. Чарада Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Рәфыйк Мөхәммәтшин, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, эшмәкәр Фәрит Мифтахов, район имамнар һәм җирле халык катнашты.
Татарстанның баш казые һәм Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, Чапшар авылындагы яңа мәчет районда 41нче һәм 30 артык хуҗалык булган барлык авыл җирлекләрендә мәчет эшләп килә. Бүгенге көндә Чапшар авылында 340 кеше яши һәм 80 хуҗалык бар.
Мәчет авыл халкы ярдәме һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гайнетдинов һәм Төмән эшмәкәре Муллагомәр Шиһапов булышлыгы белән төзелде. Алар икесе дә тумышы белән Чапшар авылыннан.
Яңа мәчетнең имамы итеп Мулланур хәзрәт Әсәдуллин билгеләнде. Ул озак еллар Чапшар авылы мәктәбендә укыта. Дини белемне ул “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә ала. Мулланур хәзрәт авылда төрле дини чараларда катнаша, балаларга дини белем бирү белән шөгыльләнә дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.