
Даталарның нигә шулай чагышмау сәбәпләрен бүген журналистларга Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр советы рәисе, РИУның фәнни эшләр буенча проректоры Рөстәм хәзрәт Батров аңлатты.
"Мөселман бәйрәмнәрен датировкалау буенча ел саен фикер каршылыгы килеп чыгып тора. Чөнки мөселман календаре гел хәрәкәттә. Ай буенча айларның башлануы безнең яңа туган айны кайчан күрүебезгә бәйле. Төрле төбәкләрдә, дөньяның төрле почмакларында төрле сәбәпләр аркасында яңа туган айны төрле вакытта күрәләр. Һәм теге яки бу айны төрлечә саный башлыйлар. Быел да шулай булды. Ягъни мөселманнарның бер өлеше айны шулай итеп күргән ки, аның буенча Корбан гаете 25 октябрьгә туры килә, икенчеләр күргән буенча бәйрәм 26 октябрьдә билгеләп үтелә. Принципта аларның икесе дә хаклы”, - диде хәзрәт.
"Мәсьәлә шунда ки: без үзебез яшәгән илнең дини институтларына карарларына иярергә тиеш. Әгәр мөфтиебез билгеле бер көн турында карар кабул итә икән, без ул карарга иярәбез. Әгәр башка төбәкләрдә һәм илләрдә бүтән көн билгеләнгән икән, анда яшәүче мөселманнар шул карарга буйсына. Бер ил икенчесенә кайсы көнне бәйрәм итәргә кирәклеген күрсәтә алмый. Астрономик яктан караганда, төрле төбәктә яңа ай тууын төрле вакытта күрергә дә мөмкиннәр. Бу - котылгысыз. Мондый каршылыклар, кызганычка каршы, гел туып тора”, - дип аңлатты Р.Батров.
Монда карар, башка төбәкләрдәге һәм илләрдәге кебек үк, ТР мөселманнары Диния нәзарәте дәрәҗәсендә кабул ителгән.
Чыганак: "Татар-информ"