
Фәрит Мифтахов моннан 10 ел элек Көрнәле Әмзәдә әнисе Имам кызы Әминә хөрмәтенә мәчет төзетеп, аның әле дә матди чыгымнарын үзе кайгыртып тора. Авылдашлары, якташлары бу гаиләне яхшы белә, шуңа күрә аларны ихтирам белән искә алдылар. Фәрит Мифтаховның әтисе Фәиз - Көрнәле Әмзәдә, ә әнисе Әминә моннан 12 ел элек вафат булып, Иске Әмзә саласында җирләнгән. Әгәр исән булса, 22 мартта Әминә ханымга 85 яшь тулган булыр иде.
Узган җомгадагы вәгазьне Ильяс хәзрәт Җиһаншин сөйләде һәм намазга да ул җитәкчелек кылды.
Ильяс хәзрәт редакциябезгә тагын бер куанычлы хәбәрне ирештерде: шушы көннәрдә Татарстан Мәгариф министрлыгы "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәгә уку-укыту эшләрен алып баруга рөхсәт итә торган лицензия тапшырган.
«Аллага шөкер, мәдрәсәбез тирәсендә барган ыгы-зыгыларга чик куелды: динебезне укытуга рөхсәт бирүче лицензияне алу бәхетенә ирештек. Кайберәүләр Татарстандагы 10 мәдрәсәнең яртысын бетерергә кирәк дигән сәясәт алып барып, аңа безне дә кертмәкче булганнар иде. Бүгенге көндә мәдрәсәбездә белем алучы, шулай ук элек мәдрәсәбезне тәмамлап чыккан шәкертләребезнең догалары бәрабәренә бәрәкәт иңде: уку-укытуга рөхсәт алдык. Безгә бу изге эштә ярдәм иткән һәркемгә Аллаһының рәхмәтләре яусын”,-диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.
Хатыйп ГӘРӘЙ