“Грозный фәтвасы” мөселманнарның гасырлар буена сакланып килгән үзенчәлеген ныгытты - Татарстан мөфтие

25 октябрьдә Мәскәүдә “Россиядә Ислам: традицияләр ныклыгы һәм бүгенге заманга ачык булу” дип аталган конференция уздырылды. Әлеге фәнни-гамәли сөйләшүне Россия Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты оештырды.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 27. Фото:dumrt.ru

Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, РИИ проректоры Рөстәм Нургалиев катнашты.

Сөйләшүгә төрле төбәк мөфтиләре, Виталий Наумкин, Фәрит Әсадуллин, Тәүфыйк Ибраһим, Леонид Сюкияйнен кебек Россия Фәннәр академиясе әгъзалары - галимнәр җыелган иде.

Чарада фән һәм дин белгечләре Россиядәге бүгенге дини вәзгыять, мөселманнар тормышы хакында фикерләште. Аерым алганда сүз, бу елның 25-27 августында Грозныйда үткәрелгән бөтендөнья мөселман галимнәре конференциясендә кабул ителгән “Россиядәге традицион ислам турындагы фәтвә” турында барды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышы вакытында сөнни ислам төшенчәсен аңлатты. Татар дин галимнәре хезмәтләреннән мисаллар китереп, татарларның гасырлар дәвамында фикъһ мәсьәләләрендә хәнәфи мәсхәбендә, гакыйдәдә матуриди булулары хакында сөйләде. Мөфти фикеренчә, “Грозный фәтвасы” мөселманнарның гасырлар буена сакланып килгән үзенчәлеген ныгытты гына.

Исламны өйрәнгән дөньяви галимнәр, көнбатыш дин белгечләреннән аермалы буларак, үзара дустанә мөнәсәбәттә һәм һәрвакыт мөселманнарның мәнфәгатьләрен якларга тырышалар. Алар Ислам дөньясында, аерым алганда, Россиядә барган вакыйгалар өчен борчыла. Бөтен гомерен иң күркәм диннәрнең берсе – исламны тирәнтен өйрәнүгә багышлаган галим Леонид Сюкийянен шул хакта әйтеп, ислам мәдәниятенең югары дәрәҗәдә саклануын теләде.

Конференция азагында ислам белгечләре киң җәмәгатьчелеккә аталган мөрәҗәгать кабул иттеләр. Бу мөрәҗәгатьтә дин белгечләренең традицион ислам кыйммәтләрен яклавы, исламны тышкы йогынтылардан саклау мөһимлеге ассызыкланды.

Мөрәҗәгатьтә Россия Голәмәләр шурасын оештыру мөһимлегенә дә басым ясалды. Белгәнебезчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу хактагы фикерләрен үзенең чыгышларында берничә мәртәбә инде яңгыраткан иде. Ул Болгар ислам академиясендә шундый киңәшмә орган булдырырга тәкъдим итте. “Ислам белгечләре мөрәҗәгате”ндә әлеге тәкъдим урын алды, дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе