Лекция Ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәгенең «Islamica» лекторие кысаларында оештырыла. Лекторий “Сез Ислам һәм тагын күп нәрсәләр турында белергә теләгән идегез...” дигән исем белән ноябрь-декабрь айларында уза.
«Дин нигезендә ничек итеп радикал булалар?” (Ислам теологиясенең 3 мәсьәләсе) дигән темага лекция бүген кичке сәгать биштә институтның 203 нче аудиториясендә була, дип хәбәр итәләр ресурс үзәгеннән.