
“Кризис аркасында, квота тулмый. Һәрвакыт алда бара торган Дагыстан Республикасы да бу юлы квотасын тутыра алмады. Быел безнең хаҗилар арасында өлкәннәр дә, яшь кешеләр дә, эшкуарлар да, студентлар да бар”, - дигән мөфти.
Кем хаҗга барырга тиеш, дигәндә, аның үз таләпләре бар. Хаҗга баручылар - балигъ, мөселман, финанс мөмкинлеге һәм сәламәтлеге булырга тиеш.
Хатын-кызларга тагын бер шарт куела: аларны туганы яки ире озата барырга тиеш. Әгәр бөтен шартлар үтәлә икән, кеше гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш. “Һәр мөселман Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) “Хаҗ өчен иң яхшы бүләк – ул җәннәт һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте” дигән сүзләрен истән чыгармаска тиеш”, - ди мөфти хәзрәтләре.
Хаҗны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылучы һәм бу вакытта ачуын чыгармаучы, гөнаһ кылмаучы кеше, яңа туган бала сыман, бер гөнаһсыз кире әйләнеп кайтачак.