Болгарда дин галимнәренең II "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе уза

Быел әлеге җыенны үткәрү урыны итеп Болгар ислам академиясе сайлап алынган.Болгарга Кытайдан зур делегация киләчәк. Шулай ук Азия илләреннән - Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка республикалардан кунаклар көтәләр.Россиядән дә зур делегация булачак.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 03. Фото:tatar-inform.tatar

4 сентябрьдә Болгарда дин галимнәренең II "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе уза. Казан – Мәскәү – Симферополь видеокүпере вакытында Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов сөйләгәнчә, аларга караган оешмалар Кытай мөселманнары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Быел экстремизм һәм радикализм белән көрәшкә һәм белем бирү процессын көчәйтүгә багышланган конференция оештыру турында карар кабул ителгән. Беренче тапкыр ул Кытайның Өремче шәһәрендә уздырылган.

Быел әлеге җыенны үткәрү урыны итеп Болгар ислам академиясе сайлап алынган.Болгарга Кытайдан зур делегация киләчәк. Шулай ук Азия илләреннән - Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка республикалардан кунаклар көтәләр.Россиядән дә зур делегация булачак дип хәбәр итә "Реальное время".

Дин галимнәренең II "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе дин гыйлеме, тарихи, фәнни һәм административ секцияләргә бүленеп эшләячәк. Моннан тыш анда күренекле дин галиме Әбү Бәкр Каландрның рус теленә тәрҗемә ителгән трактатлары тәкъдим ителәчәк.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Конференция Корбан бәйрәмен йомгаклау булып тора. Безнең өчен тарихи ефәк юлның рухи ягы әһәмиятле", - дип сөйләде Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин видеокүпер барышында.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе