Без бу йортта киләчәктә янгын булуын телибезме яки тыныч тормышта яшисебез киләме? – мөфти Равил Гайнетдин

Дөньяви дәүләти мәктәптә бөтен белем алу дәверендә православие мәдәнияте нигезләрен кертү буенча адымнар мөселманнарны шомландыра һәм ата-аналарның ачуын чыгара. Бу хакта мөфти шәех Равил Гайнетдин РФ Дәүләт Думасының Гражданнар җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр комитеты рәисе Сергей Гаврилов белән очрашуда хәбәр итте.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 22. Фото:dumrf.ru

Россия мөселманнарының рухи лидеры законнар чыгаручы һәм башкарма хакимият органнарын бу адымнарның нәтиҗәсен аек акыл белән бәяләргә чакырды. Чөнки православие дәресләрен бер яклы гына керткән очракта, башка дини традицияләрне тотучы гаиләләр үзләрен кысуга дучар булган кебек хис итә. Равил Гайнетдин теге яки бу модульне (дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика яки ОДНКНР курслары кысаларында) сайлап алу мөмкинлегенә карамастан, мәктәптә ата-аналарга басым ясалуын билгеләп үтте.

Мөфти гомуми урта белем бирү кебек стратегик яктан әһәмиятле өлкәдә карарлар кабул иткәндә, бу өлкә өчен җаваплы затларга “Без нинди дәүләттә яшибез? Нинди дәүләт төзибез һәм балаларыбызга һәм оныкларыбызга калдырабыз? Без бу йортта киләчәктә янгын булуын телибезме яки тыныч тормышта яшисебез киләме?” дигән сорауларны бирергә кирәк.

“Безнең дөньяви мәктәптә бер генә динне кертү һәм укыту һәм шуның белән бергә башка дин тотучыларның хокуклары кысылу мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. Без монда РФ Конституциясендә салынган принциплардан чыгып эш итәргә тиеш. Бу принциплар Россияне дөньяви дәүләт буларак билгели. Россиянең традицион диннәре бар, алар аның дәүләтчелеге үсешенә үз өлешен керткән. Бу диннәр, халыклар һәм балаларның дустанә булуы әлеге дәүләтнең тынычлыгы һәм киләчәгенә илтә”, - диде мөфти.

Равил Гайнетдин дәүләтебездә хөкем сөргән гармонияне һич тә җимерергә ярамаганлыгын билгеләп үтеп, мөселман җәмгыяте фикерләрен җиткерде. Ул Россия балаларының Россия халыклары тарихы, мәдәнияте нигезләрен өйрәнүгә кагылышлы. “Шул вакытта гына безнең барыбыз да бергә, бердәм дигән аңлау киләчәк”, - дип тәмамлады чыгышын Россия мөфтиләре Советы рәисе.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе