Астанада дөньякүләм диннәр лидерлары корылтае уза

Алтынчы корылтай Казахстан башкаласында 2018 елның көз аенда узачак. Бу хакта Казахстан Республикасының сенатында хәбәр ителгән. Сенат спикеры сүзләренә караганда, корылтай секретариты җитәкчесе Касыйм-Җомарт Токаев билгеләп үткәнчә, әлеге чараның төгәл көне тәгаенләнмәгән.

БӘЙЛЕ
2017 Май 25. Фото:muslim.kz

“Хәзер без ике көнне – 5-6 сентябрь яки 10-11 октябрьне карыйбыз”, - дигән ул, чараның октябрь аенда узу мөмкинлегенең бик зур булуын әйтеп.

Касыйм-Җомарт сүзләренчә, VI дөньякүләм диннәр лидерлары корылтае “Дини лидерлар имин дөнья өчен” дигән шигарь белән уза. Утырышта катнашучылар “Үзгәреп торучы геосәяси ландшафтта диннәр”, “Дин һәм глобализация: чакырулар һәм җаваплар”, “Экстремизмны һәм терроризмны җиңүдә дини һәм сәяси лидерлар” дигән секцияләргә бүленеп эшләячәк, дип хәбәр итә http://muslim.kz.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе