
"Ак мәчет" имамы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов бәйрәмгә килүчеләрне Кәүсәр чишмәсе турындагы хәдис белән таныштырды.
“Менә сез тарихтан беләсез: Мөхәммәд (с.г.в): “Дөреслектә Аллаһ Раббыбыз миңа Кәүсәр чишмәсен насыйп итәчәк, - диде. Һәм мөселманнар шушы чишмәдән су эчәрләр”. “Кыямәт көненең дәһшәтлеге нәрсәсе белән үзенчәлекле? – дип, мөрәҗәгать итте Руслан хәзрәт бәйрәмгә җыелучыларга. - Кояш бик каты кыздырачак. Һәм адәм балалары шушы зур хакыйкый вакыйгадан зур җәфа күрәчәкләр. Кыямәт көнендә башка су булмас. Сахих хәдистә әйтелгәнчә, һәр пәйгамбәрдә су чишмәсе булачак. Ләкин иң зур су чишмәсе - Мөхәммәд (с.г.в.)дә. Кәүсәр сулары бик тәмле. Сөттән дә аппаграк, балдан да тәмлерәк дип әйтелгән монда. Киңлеге дә, зурлыгы да”.
“Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Мин бөтенегездән дә беренчерәк үземнең чишмәмә киләчәкмен”, - диде. Шушы чишмә тирәсендә савытлар булачак. Һәм шушы савытлардан гына су эчәчәкләр. Хөрмәтле җәмәгать, барлык кеше дә бу чишмә янына килә алмас. Кызганыч. Менә Аллаһ Раббыбыз барыбызга да Мөхәммәд (с.г.в.)нең чишмәсеннән су эчәргә насыйп әйләсен”, - диде вәгазьләүче.
Әгәр кем дә кем шушы чишмәдән су эчә икән, ул аннан соң беркайчан да сусамас, ди. Җәннәткә кергәч тә, суны ләззәтләнер өчен генә эчәр, ди. “Рәсүлүллаһи (с.г.в.): “Иң беренче булып үземнең чишмәмә килермен, - диде. - Шуннан соң миңа кешеләр – мөселманнар килә башлаячаклар. Мин, кулымны сузып, аларны түргә чакырам гына дигәндә, ике арада киртә барлыкка килер”, - ди.
“Менә шуннан барысын да фикерләгез, - дип, мөрәҗәгать итте залдагыларга Руслан хәзрәт Фәрхетдинов. - Шунда Мөхәммәд (с.г.в.): “И Раббым, бу кешеләр бит - миннән, бу кешеләр бит минем арттан иярделәр, - диячәк. Шуннан Мөхәммәд (с.г.в.)гә: “Син белмисең: алар, син вафат булганнан соң, икенче юлдан киттеләр. Ул кешеләр мөртәт булдылар, диннәреннән кайттылар, күп кенә адашуларга дучар булдылар”, - дип әйтелде.
“Бу хәдисне Имам әл-Бохари һәм Мөслим риваять кылды. Бу хәдисләр бик мөһим”, - дип сүзен тәмамлады Руслан хәзрәт.
Руслан хәзрәт Фәрхетдинов сөйләгәнне Римма Гатина язып алды.