16 августта Татарстанның Чүпрәле районында IV Мунчали укулары уздырылды. Анда Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Исламны кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин, күрше төбәкләр имамнары һәм казыйлары, җирле хакимият һәм Казаннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән гыйльми җәмәгатьчелеге вәкилләре, авыл халкы катнашты.
Чара Изге Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. Нияз хәзрәт Сабиров катнашучыларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, “2015 ел – Татар дин галимнәре елы” кысаларында башкарылган эшләр, бастырылган китаплар хакында сөйләде. Ул бу төр җыеннарның мөһимлеген ассызыклады һәм алар ярдәмендә үз төбәгебезнең күп гасырлык традицияләре, рухи кыйммәтләре турында күбрәк беләбез, дип искәртте.
Дини вәгазьләр, авылларда мәдәниятләр һәм традицияләр төрлелеген саклау мәсьәләләренә багышланган докладлар белән бәйрәмгә чакырылган дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Мунчали авылыннан чыккан танылган кешеләр чыгыш ясады.
Искәртеп узыйк: беренче мәртәбә Мунчали укулары 4 ел элек күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачу кысаларында үткәрелде. Ул чакта чара фән һәм мәгариф җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәя алып, аны Мунчәли җирендә ел саен уздыру турында карар кабул ителде.
Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.