Буа районы вәкилләре Яңа Суыксу авылы мәчетенең 20 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Буа районы вәкилләре Яңа Суыксу авылында мәчет ачылышына 20 ел тулу уңаеннан тантана уздырды.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 26

Буа районы Яңа Суыксу авылында мәчет ачылышына 20 ел тулу уңаеннан тантана уздырды. Әлеге чарада мәхәллә имамы Харис хәзрәт Җамалетдинов, имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Буа мәдрәсәсе ректоры Рәшит хәзрәт Маликов һәм башка мәчет имамнары катнашты.

Чара мөхтәсиб Илмир хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте. Харис хәзрәт мәчетнең тарихын сөйләде, 20 ел дәвамында мәчеткә ярдәм иткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерде. Бәйрәм тантанасы рәхмәт хатлары тарату һәм башка кунакларның чыгышлары белән дәвам итте.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе