Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга эшлекле сәфәр кыла. Ул Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашачак.
Чарада сүз хакимият һәм мөселман дини оешмалары арасындагы үзара эшчәнлекне ныгыту хакында барачак. Шулай ук Россия өчен гомуми проблема булган экстремизм хакында фикер алышу да көтелә.
Бу очрашуның төп темасы: “Мөселманнар арасында экстремизм үсешенә каршы тору һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә мөселман җәмгыятьләренең радикальләшүен кисәтүдә ислам мәгарифе роле”, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат үзәге.