Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев өч мөфти - Тәлгат Таҗетдин, Равил Гайнетдин һәм Камил Сәмигуллинның татар халкы рухи-әхлакый мирасын саклау һәм үстерү өлкәсендә уртак хезмәтен хуплады. Ул мөфтиләрнең хезмәттәшлеге һәм "кулга кул тотынышып" башкарган эш нәтиҗәсендә Россиядә беренче тапкыр Болгар ислам академиясе ачылуын билгеләп үтте. "Бу - халкыбызның бик зур уңышы", - диде Минтимер Шәрипович.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Болгар ислам академиясе бабаларыбызның традицион рухи кыйммәтләренә таяначагын һәм рухи мәгърифәт үзәге булачагын әйтте.
Мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.