"Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдистә: кем бу дөньяда мәчет төзесә яки төзелештә катнашса, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәттә бер йорт бирә, дип әйткән", - дип, зәйлеләргә мөрәҗәгать итте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Зәй районында яңа мәчет, мәдрәсә һәм музей ачылды. Тантаналы рәвештә, мәртәбәле кунаклар катнашында Иске Зәй бистәсендә яңа “Билал” мәчете, татар дин әһеле, тарихчы, XVIII йөз азагы әдәбият тарихында билгеле урын биләгән язучы Таҗетдин Ялчыгол исеме бирелгән мәдрәсә һәм Ялчыгол музее үз ишекләрен ачты.
"Пәйгамбәребез ﷺ: Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның гөнаһлары гафу ителә", - дигән» (Бохари, хәдисләр җыентыгы), - дип дәвам итте үзенең чыгышын мөфти хәзрәт һәм Изге Рамазан ае башлануы турында искәртте. - Бу дөньяда бер генә гөнаһ та бушлай килми, бары тик җәннәткә керү, ураза тоту, мәчеткә керү генә бушлай. Алай гына да түгел: Рамазан аенда бер игелекле гамәл өчен ун савап бирелә. Рамазаннан яңа туган балалар шикелле пакь булып чыгарга насыйп булсын!
"Билал" мәчете Зәй шәһәренең тарихи өлешендә, Иске Зәй бистәсендә төзелгән. Шунысы мөһим: әлеге микрорайонда 5000 кеше яши, шуларның 1200е - мөселманнар. Бүгенгә кадәр шәһәрдә бары тик ике генә мәчет эшли. "Билал"ның берьюлы 50 кешене сыйдырырлык мөмкинлеге бар. Манаралы бу мәчет ремонт эшләре башкарылып торгызылган бинада урнашкан. Янәшәсендә тәһарәтханә, мәдрәсә һәм музей урын алган.
- Әлеге комплекс Зәйнең Крестовоздвижение чиркәве каршысында урнашкан, - дип кунакларның игътибарын юнәлтте Зәйдә озак еллар мөхтәсиб вазыйфасын башкарган Сәгыйть хәзрәт Камалов. - Юкка гына шәһәрнең бу өлешен Казан Кремле белән чагыштырмыйлардыр! Бу - дуслык, халыклар арасында татулыкның никадәр югары дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә. Мәчет ачылу - бик шатлыклы вакыйга. Әмма аның бинасын күтәрү - бер, ә халыкны иманга җәлеп итү - икенче мәсьәлә. Безнең алда хәзер яшьләрне һәм балаларны мәчет-мәдрәсәгә йөрергә чакыру максаты да тора.
Рәсми чыгышлардан соң мөфти Камил хәзрәт музей җитәкчелегенә Таҗетдин Ялчогылга бирелгән иҗәзаны бүләк итте һәм мәчеттә беренче жомга намазын уздырды. (Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте).