Беренче казый Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган фильм төшерелә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте XX гасыр азагы-XXI гасыр башы танылган дин әһеле, беренче казый Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган фильм эшләүгә кереште.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 24. Фото:dumrt.ru

Бүген 24 гыйнварда мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бу хакта журналистлар белән аралашканда сөйләде. Ул “Минарет” журналы редакторы булып эшләгән вакытларында ук Габделхак хәзрәтнең хезмәтләрен тәрҗемә итүләре хакында әйтте. Габделхак хәзрәтнең Исламны үстерүдә роле зур булуны билгеләп үтте. Фильмда олы хөрмәткә ия шәхес турында сүз барачагын ассызыклады.

Мәгълүм булганча, һәр елны ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Саматов укулары” уздырылып килә. Әлеге фәнни-гамәли конференция татар дин әһелләренең совет чорында һәм үзгәртеп кору елларында дин һәм халык өчен куйган хезмәтләрен барлау өчен уздырыла.

Фильм төшерү бу эшне дәвам итү булып тора.

Мәгълүм булганча, Габделхак хәзрәт Татарстан суверенитет алгач беренче дини җитәкче була, республиканың баш мөхтәсибе итеп сайлана. Бу вазифаны 1994 елга кадәр башкара. Татарстан мөселманнары лидеры булып таныла, Татарстан Республикасының баш мөхтәсибәт идарәсен җитәкли. Шуны да әйтергә кирәк, нәкъ менә Габделхак хәзрәт Казан Кремлендә Сөембикә манарасы янында халык белән дога кылуларны оештыра, иҗтимагый тормыштан да читтә калмый. Әйтик, республика җитәкчелегенә татар теле әлифбасын кириллдан гарәп хәрефләренә күчерүне сорап мөрәҗәгать итә.

Габделхак хәзрәт күп сандагы китаплар авторы һәм Әҗем мәчете бастырган, халык арасында киң таралган дини басмалар мөхәррире. Ул оста вәгазьче, мәртәбәле, көчле рухлы шәхес буларак билгеле дин әһеле.

1998 елда баш казый булып сайлана. Әлеге югары дини вазыйфаны башкарып, татар халкына дини кыйммәтләрне аңлатуга зур өлеш кертә. Безнең җирлеккә хас дини-рухи байлыкны җиткерә. Күп сандагы сорауларга җавап биреп, дингә кагылышлы зур күләмле мирас калдыра, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе