Татар дин әһеле Габделхәбир хәзрәт Яруллинның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган китап чыкты

Апанай мәчетендә татар дин әһеле Габделхәбир хәзрәт Яруллинның (1905-1994) тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган китапның тәкъдим итү кичәсе узды. Китап "Иман" нәшриятында басылган. Авторы - Җәгъфәр Мүбәрәк.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 30. Фото:business-gazeta.ru

Габделхәбир хәзрәт Яруллин авыл мулласы гаиләсендә 1905 елның 20 августында дөньяга килә, ул хәзерге Биектау районы Ямәширмә авылында туа. Аның тулы исеме – Габделхәбир бине Ярулла бине Вәлиулла бине Хәбибулла бине Габделхәмит бине Ишмөхәммәд бине Бикмөхәммәд.

1967 елның июнендә Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 1968 елның март аенда хаҗ гыйбадәтен үти. 1971 елда мөселман делегациясе составында Африка илләрендә була, Мали, Югары Вольта, Того һәм Нигерияне зиярәт итә. СССР мөселманнары конференцияләрендә – 1970 һәм 1971 елда Ташкентта, 1974 елда Сәмәркандта катнаша, аларда чыгыш ясый. 1970 елда Диния нәзарәтендә казыйлыкка кандидат итеп сайлана. Габделхәбир хәзрәт Яруллин 1994 елда вафат була.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе