
Әлеге мәчет “Касыйм” дип атала. Касыйм бабайның мәрхүм булуына 10 ел тулды.
Бу уңайдан уздырылган чарада Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге белгече Марсель Мингалиев, колониядәге мөселманнар белән эшләүче имам Илнур Фәрзиев катнашты.
Татарстан мөфтияте, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды һәм “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә тоткыннарга ризык табыны әзерләнде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.