
Очрашуда күренекле дин әһеле, остаз Ишмөхәммәт Зәитовка (1752-1841) багышланган китап киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Китапның авторы - Россия һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Гали Гатауллин.
"Түгәрәк өстәл"дә Татарстан һәм Башкортстан галимнәре, дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, Ишмөхәммәт Зәитовның туруны Әнгам Ишмөхәммәтов катнашты.
“Хәзер без Россия төбәкләрендә исламны саклау һәм үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен кире кайтарабыз. Ишмөхәммәт хаҗи Зәитовның исеме хаксыз рәвештә онытылган кешеләрнең берсе. Бүгенге көндә татар дин әһелләренең биографияләрен һәм мирасын өйрәнү мөһим бурычлардан санала. Бу игелекле эшкә мәчетләр, мәдрәсәләр һәм башка уку йортлары зур өлеш кертә”, - диде “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Миңгәрәев.
Җыенда тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, Башкортостан һәм Россиянең Язучылар берлекләре әгъзасы Гали Гатауллин, Омск дәүләт педагогика университетының филология магистры Закир Шәрипов чыгыш ясады.
"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар Казан мэриясенә башкала урамнарының берсенә Ишмөхәммәт хаҗи исемен бирүне сорап, мөрәҗәгать итәргә булды.
Чараны Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе оештырды.
Бу хакта Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.