
- Аллага шөкер, китапларыбыз күп. Хәнәфи мәзхәбенә кагылышлы да көчле китаплар язылган. Безнең мәзхәбебездә шундый бер кагыйдә бар: без иң беренче чиратта аятькә карыйбыз. Чөнки иң мөһим дәлил – ул аять. Аннары мутаватир хәдискә карыйбыз. Мутаватир хәдис ни дигән сүз? Ягъни бу хәдисне күп кеше китерә. Алар күп кешеләр тарафыннан тапшырылган хәдисләр. Уннан да ким түгел. Аннары бер кеше китерә торган хәдискә карыйбыз. Андый хәдискә аять аша мәгънә бирәбез.
Шулай итеп, төрле сорауларга җавапны дәлилләр белән китерәбез. Ул чакта фикер каршылыгы бетә. Бабаларыбыз күп белгән, чөнки алар гыйлем ияләрен күргән, алардан өйрәнгән. Имам Мәрҗани хәзрәтебез - зур галим, аны бөтен дөнья таный. Әзһәрдә аның өч томлык гарәп телендәге китабы буенча әле дә укыталар. Мисырда басыла ул, ә бездә юк.
Муса Бигиев Мәккәдә дәрес биргән. Рәмзи Әл-Казани Мәккәдә билгеле галим булган. Мәртәбәле дәгъватчы Габдрәшит Ибраһимов, бөтен дөньяны йөреп, Япониягә кадәр барып җитә, беренче мәчетне салдыра. Бу мәчет юк инде хәзер, аның урынына төрекләр яңа мәчет төзетә. Бер гарәп галиме гомер буена шушы дәгъватчыбызны өйрәнгән, аңа багышлап китап язган. Моның өчен гарәп кешесе төрекчәне, иске татарчаны өйрәнгән. Китапларны татарчадан гарәпчәгә күчергән. Галимнәребез бик көчле булган, аларның хезмәтләренә таянып, без һәр мәсьәләне аңлатып бирә алабыз.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте.