Татарстан мөфтие Франциядә узачак Европа Советы конференциясендә катнаша

9-10 ноябрь көннәрендә Франциянең Страсбург шәһәрендә Европа Советының (Совет Европы - СЕ) мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган сигезенче конференциясе уздырыла.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 07. Фото:e-vestnik.ru

Әлеге конференция Европа Советы уздыра торган башка зур чаралар белән берлектә үтә. 7-9 ноябрь көннәрендә мәгариф проблемаларына багышланган Бөтендөнья демократия өчен форумы үткәрелә.

Төрле халыкара масштабта оештырылган чаралар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда дини фактор роленә җәмәгатьчелек игътибарын ныклап җәлеп итү максатыннан берләштерелгән.

Әлеге чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә.

Конференциядә ике темага сөйләшү каралган:

1. Мәдәни һәм дини күптөрлелек контекстында гражданлыкка кагылышлы белем;

2. Радикальләшүгә һәм экстремизмга каршы көрәштә хатын-кыз һәм гаилә роле.

Конференциядә һәм форумда Европаның һәм Россиянең күренекле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Европа Советы – кеше хокуклары, демократик үсеш, мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм итүче халыкара оешма. Европаның 1949 елда нигез салынган иң өлкән халыкара оешмасы булып тора. Аның составына 47 дәүләт керә.

Әлеге оешма Европа берлегенә кермәгән мөстәкыйль оешма санала, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе