Татарстан Коръән-хафизлары Иранда 34 нче Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнаша

Татарстан Коръән-хафизлары республика мөфтиятенең Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә бүген Иранга китә. 19 апрельдә Тәһран шәһәрендә бөтен дөньядан иң яхшы Коръән-хафизлар җыелачак. Алар 34 нче Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашачак.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 18. Фото:yardem.ru

Конкурста катнашучыларны өч төп критерий - Изге Коръәнне яттан белү, авазларны дөрес әйтү (мәхраҗ) һәм Коръәнне кагыйдәләрне үтәп уку (тәҗвид) буенча бәяләячәкләр.

Мәртәбәле халыкара бәйгедә Татарстан исеменнән Россия ислам инситуты, “Ярдәм” фонды карамагындагы Коръән өйрәнү мәркәзе шәкертләре, “Рәшидә” үзәге укытучылары катнаша. Илнур хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, Татарстан шәкертләренә иң мөһиме – бәйгедә үзеңне күрсәтү һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә алу.

Халыкара бәйге 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе