
Мәдинәдә хаҗилар шулай ук Ислам тарихында беренче мәчет булган “Куба” мәчетендә, Коръән музеенда булган. Ухуд тавы буенда хәлиткеч сугышлар барган урыннарга экскурсиягә барган.
Мәдинәдән Мәккәгә таба барганда хаҗилар микат урынында хаҗ кылырга ният кыла һәм ихрам кия (ак төстәге ике кисәк тукыманы тәненә урый).
“Россия делегациясендә барысы да исән-саулар. Кирәк булган очракта, без хаҗиларга теге яки бу гыйбадәтне кайда ничек кыласын аңлатабыз”, - дигән Татарстан хаҗилары җитәкчесе Марат Мәрдәншин.