Таш атканга җимешләрен бирә торган агач төсле булыгыз - Габдеррәззак әс-Сәгъди

26-29 гыйнвар көннәрендә Болгарда өченче мәртәбә “Мөселман яшьләре форумы” уздырылды. Быел ул беренче мәртәбә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге тарафыннан кыш көне оештырылды һәм яшьләрне үзенә “Коръән мәктәбе” буларак җыйды.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 31. Фото:dumrt.ru

Форум-мәктәптә катнашырга Коръәннең билгеле бер өлешләрен (җүз) белгән 20 кыз һәм 20 егет сайлап алынды. Мәктәпкә Татарстанның Кукмара, Азнакай, Зәй, Чистай, Кайбыч, Буа, Саба районнарыннан кырыкка якын яшь мөселман килгән иде. Араларында Казанның дөньяви югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары да бар иде.

Яшьләргә Коръән аятьләрен Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди аңлатты. Ул: “Таш атканга җимешләрен бирә торган агач төсле булыгыз”, - дип вәгазьләде. Шулай ук баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Спасс районы имам-мөхтәсибе Фәрхат хәзрәт Минсәгыйров һәм башка хәзрәтләребез үтемле нәсихәтләрен җиткерде.

Егетләр, кызлар мөгаллимнәрнең, оештыручыларның, хәзрәтләрнең һәркайсы белән якыннан аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, форум тәмамлангач, үзенең фикерләре белән уртаклашты:

- Без яшьләребез өчен 4 көнлек нәтиҗәле программа корырга тырыштык. Коръән уку, өйрәнү белән бергә, кызыклы, мәгълүматлы чараларда катнашырга да өлгердек. Коръән музеена бардык, иң кечкенә һәм иң зур Изге Китапларны күрдек. Тарихи Болгар җире буйлап сәяхәт кылдык, экскурсовод Исламия тарихыбыз турында җиткерде. Болардан тыш заманча команда оештырырга өйрәтүче тренинглар уздырдык. Без Болгар җирендә үзебезне бер гаилә итеп хис иттек, гыйлем тупладык, рухыбызны баеттык.

Бу форумны уздырганнан соң, безнең күз алдына кыш көннәрендә үткәрә торган шәригать фәннәре буенча мәктәпләр килде. Әйтик, киләсе елга сира, ягъни Пәйгамбәребезнең тормышы буенча үткәрергә Аллаһ ярдәм итсен. Әлбәттә, бу форумда катнашучыларның уңай фикерләрен, рәхмәтләрен ишеткәч, аны киңрәк катлау яшьләрне җәлеп итеп уздыру теләге дә уянды.

Кызларга Коръән дәресләрен укыткан мөгаллимә Ландыш Ибраһим форум тудырган тәэсирләре белән уртаклашып болай диде:

- Игътибар үзәгендә Коръән! Коръәнне уку һәм ятлау! Вакыт аз, нәрсәдер ятлый алырбызмы дигән шик бар иде. Әмма 40 ка якын катнашучы 500 (!!!) дән артык аять ятлады, хәрефләрнең дөрес әйтелешен өйрәнде, “Йәсин” сүрәсенең берничә аяте укылды. Коръән музеена сәяхәт ясалды, спорт чаралары үткәрелде. Фильм каралды, уеннар оештырылды. Аллаһ Тәгалә бәрәкәтле ясады бу көннәрне. Аллаһка шөкер! Бар яктан да килгән, ихтирамга, булышуга, хөрмәткә, бер максатка нигезләнгән, гайбәттән, начар сүзләрдән азат булган көннәр булды ул. Күңелдәге хисләрне сүзләр белән аңлатып бетереп булмый. Искиткеч шәп мохитта яшәдек. Катнашучылар барысы да ихлас, позитив, гыйлемле, актив иде. Укытучы булып барсам да, рухи кыйммәтләрне үземә дә күп алдым. Үз алдыма куйган максатларымны башымнан кичердем. Коръәннең тормышымдагы урыны турында тагын бер кат уйландым. Шушында алган хисләр дәвамлы булса иде. Аллаһ Тәгалә башкарган эшләребезне кабул итеп, Коръәнгә булган мәхәббәтебезне, хөрмәтебезне арттырса иде. Коръән кануннары белән гамәл кылсак иде! Амин.

Форумда катнашкан яшьләр үзләренең фикерләрен, фотоларын форум көннәрендә социаль челтәрләрдә тараттылар. Аларның язуларына карап та, кыска гына вакыт эчендә мөселман яшьләренең бердәм булып Коръән өйрәнүләрен, рухи үсеш кичерүләрен аңларга мөмкин.

“Коръән мәктәбе” форумда катнашучылар арасында Коръән уку конкурсын уздыру белән тәмамланды. Алию Халит, Рамазан Идрисов, Айгөл Зөфәрова, Фәридә Миннибаевалар әлеге бәйгедә уңышларга ирештеләр.

Айзирәк Гәрәева, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе