
Билгеле булганча, А.Карлов Әнкарада күргәзмә ачылышы вакытында аркасына атып үтерелде. Атыш вакытында тагын берничә кеше яраланды.
Доктор Мехмет Гермез безнең Илченең үтерелүен Төркия һәм Россия Федерациясе, төрек һәм Россия халыклары арасындагы яхшы мөнәсәбәтләргә эче пошкан көчләр тарафыннан ясалган теракт буларак бәяләвен белдергән.
М.Гермез бу җинаятькә бик нык ачуы килүе турында әйткән. Аның сүзләренә караганда, әлеге террористик акт Россия һәм Төркия арасындагы ышанычка корылган уңышлы, үсештәге мөнәсәбәтләрне өзүгә, шулай ук халыклар арасындагы дуслыкны какшатуга юнәлтелгән.
Министр ихластан Андрей Карловның гаиләсе һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашуын белдергән. Ул шулай ук мөфти шәех Равил Гайнетдин аша бөтен Россия халкының кайгысын уртаклашуын әйткән.
Россия мөфтиләре Советы матбугат хезмәте.