
Dogan агентлыгы мәгълүматлары буенча, шартлау җирле вакыт белән көндезге сәгать бер тулып ун минутта (13:10) транспорт хәрәкәте идарәсе янында яңгыраган.
CNN Turk телеканалы 3 кеше үлүен, аның берсе сабый бала булуын хәбәр итә. Полициядә 25 кешенең җәрәхәтләр алуын билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә РИА Новости.
Алдан җыелган мәгълүматлар буенча, мина куелган машина шартлаган.
Haberturk телеканалы терактны Төркиядә тыелган Көрдестан Эшче партиясе сугышчылары китереп чыгарган булырга мөмкин дип яза
.