“Мөселман һәм төрек компоненты заманча Россия тормышында зур роль уйный. Ул шулай ук безнең халыклар арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итүче мөһим бер буын булыр дип ышанасы килә", - диде Камил хәзрәт.
Татарстан мөфтие фикеренчә, әлеге тырышлыкларны яңа дини агымнар белән көрәштә берләштерергә һәм исламдагы эталон мәгънәләрне билгеләргә кирәк.
"Дөнья бүген күп кенә геосәяси һәм социаль-икътисади мәсьәләләр һәм чакырулар белән йөзгә-йөз килде. Бу - Якын Көнчыгыштагы кризис та, качакларның Европаны тутыруы да, Африкадагы (Нигериядә, Суданда) тулы бер милли-дини нигездәге бәрелешләр дә, "төсле инкыйлаблар" да, дөньякүләм финанс кризис та. Моңа бәйле рәвештә «Feto» террористик хәрәкәтенең кешелексез эшләрен күрсәтергә кирәк. Аның эшчәнлеген без исламга каршы килә дип саныйбыз.
Һәр гасырда ислам бердәмлеген какшата һәм мөселманнар күңеленә шөбһә сала торган яңа дини агымнар барлыкка килә. Әгәр дә элек бу агымнар бик акрын таралса, хәзер интернет технологияләре һәм глобальләшү заманында зур тизлек белән тарала ала. Интернетны тыю мөмкин түгел. Алайса деструктив идеологиягә каршы ничек көрәшергә? Идеологияне бары идеология генә җиңә. Безгә әхле сөннәт әл-җамал позициясен, ягъни фикһта 4 мәзхәб һәм гакыйдәдә ике мәзхәб – матуриди һәм ашари дигән фикерне ныгыту мөһим. Ислам дөньясын бердәйләштерү, эталон булып торучы ислам терминнарын булдыру кирәк. Әйтик, бүгенге көндә үзләрен хәнәфи яки ашари дип атаучылар бар, әмма чынлыкта алар хәнәфи яки ашари түгел. Сөнни карашлардан бик ерак торалар. Үзләрен суфый дип атап, төрле яңалыкларга, гөнаһларга кереп китүчеләр дә бар.
Беренче адым ясалды: бу елның 25-27 августында Грозныйда үткәрелгән “Сөннәтне дәвам итүчеләр кемнәр алар?” дип аталган конференциядә бер фикергә килдек. Анда катнашкан дин галимнәре тарафыннан әхле сөннәт әл-җамал вәкилләре дип исламның танылган рәсми мәзхәбләре вәкилләре аталды”, - диде Камил хәзрәт.
Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә дин һәм фән белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми вәкилләр катнашында Евразия ислам шурасы советы уза. Быелгы тугызынчы советның төп темасы: “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар”.
Совет утырышы 4 көн бара. Анда Әзербайҗан, Беларусь, Босния-Герцеговина, Болгария, Эстония, Грузия, Хорватия, Казахстан, Черногория, Кыргызстан, Кырым, Косово, Литва, Македония, Монголия, Молдова, Румыния, Россия, Словения, Таҗикстан, Украина, Греция, Голландия, Швеция, Англия, Австрия, Италия, Германия, Бельгия, Франция, Швейцария, Мисыр, Һиндстан илләре вәкилләре катнаша. Чара 14 октябрьдә сөйләшүне йомгаклаучы декларацияне кабул итү белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.