
Быелгы җыелышта “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар” дигән темага сөйләшү каралган.
Татарстан мөфтие әлеге чара кысаларында төрле ил һәм төбәк дин әһелләре, галимнәре белән очрашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин татар галимнәре хезмәтләрен тәрҗемә иткән Төркия галиме, профессор Бүнямин Эрроу белән төрле телләргә тәрҗемә ителгән һәм дөнья күләмендә таралган рухи мирасыбыз хакында сөйләште. Шулай ук Камил хәзрәт Төркия галименә күптән түгел дөнья күргән, нәзарәт тарафыннан төрле ил дин белгечләре катнашында әзерләнгән Коръәннең яңа басмасы хакында сөйләде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.