
Ярминкәдә Россиядәге төрек компанияләре эшләп чыгарган продукция сатуга куелачак. Аерым алганда, кием-салым, бижутерия, сувенирлар, йорт кирәк-яраклары, сулар һәм азык-төлек сатып алырга мөмкин булачак. Сатудан җыелган акча Казан шәһәренең балалар йортларына җибәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.