
“Әлеге терактлар 15 июльдә булган вакыйгалар өчен үч алу булып тора”, - диде Эрдоган, Әнкарада ислам дөньясының хөкүмәтнеке булмаган оешмалар берлеге җыелышында.
“Көнбатыш безне Көрдестанның эшче партиясе белән көрәштә беркайчан да аңламады һәм аңламаячак та”, - диде Эрдоган.
Элязыг һәм Ван шәһәрләрендә полиция участоклары янында ике шартлау булды. Элязыгта – биш, Ванда өч кеше үлде. Ике терактта тән җәрәхәтләре алучыларның саны 290 нан артып китте. Тагын бер шартлау Хизан шәһәреннән ерак булмаган урында булды. Хәрбиләр утырган автоколонна узып барганда, шартлаткыч җайланма хәрәкәткә килде. Биш хәрби һәлак булды, дүртесе зыян күрде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бер шартлау Төркиядә тыелган Көрдестанның эшче партиясе әгъзалары тарафыннан оештырылган. Әлеге партия әлегә шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады әле. Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым соңгы шартлаулардан соң илдә терроризм куркынычының артуы турында хәбәр итте.