
- Хөрмәтле ватандашлар, сезнең барыгызны да 18 сентябрьдә узачак сайлауларда катнашырга һәм үзегезнең гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырам. Без Аллаһы Тәгаләдән безнең бөек Ватаныбызның бердәмлеге, бөтенлеге, тынычлыгы, халыкның өметләре кем өчен кадерле булса, шуларга хәер-фатыйха, рух ныклыгы җибәрүен сорап дога кылабыз, - дигән Т.Таҗеддин.
Билгеле булганча, 18 сентябрьдә - Бердәм сайлау көнендә - Россиядә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар уза.