
Әлеге навигация системасы мәгълүматны төрле телләрдә, шул исәптән, гарәп һәм инглиз телләрендә дә күрсәтә.
Шулай ук Умм-Әл-Кура университетының Makkah Valley компаниясе тарафыннан «Aль-Максад» (“Al-Maqsad”) кушымтасы чыгарылган. Ул мәчетнең электрон системасының бер өлеше булып тора. Программа Әл-Харам мәчете турында географиягә кагылышлы мәгълүматка ия һәм хаҗиларга Кәгъбәтуллага, хаҗның башка объектларына юлны табарга мөмкинлек бирә, мәчеттән чыгарга булыша.
Әлеге кушымта теләсә кайсы смартфонда урнаштырыла ала. Моның өчен Интернетка чыгарга кирәк түгел, дип хәбәр итә marwa.ru.