
XII Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар хәбәр иткәнчә, кинокартина тормыштагы вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән. 1988 елда Босния тауларында бүреләр арасында яшәгән малай табыла. Аңа Белград балалар йортына урнаштыралар, Харис дигән исем кушалар. Документларын теркиләр. Шулай итеп, Травник район үзәге яңа шәхес барлыкка килгән урын санала.
Харисны балалар йортында Илкә дигән тәрбияче тәрбияли. Ул тирә-як мохитне кешеләр белән аралашу һәм психологик тестлар аша өйрәнә. Харис Жика исемле малай белән дуслашып китә. Жика Хариска яңа тормышка кереп китәргә нык ярдәм итә.
1992 елга ул инде җәмгыятькә тулысынча яраклашкан кешегә әйләнә. Әмма җирле хакимиятләр аны Босниядәге сугышка китәргә мәҗбүр итә.
Фильмның режиссеры, сценарие авторы - Вук Ршумович. Кинокартина Палм-Спрингстагы фестивальдә һәм Венециядә 71 нче Халыкара кинофестивалендә иң яхшы фильм булып танылган.