Шундыйларның берсе – Наҗия Миңнулла кызы Хәйруллина. Кем соң бу ханым? Озак еллар намуслы хезмәттә булган ул. Кешеләргә ярдәм итүне өстен күргән. Бу сыйфат аның көндәлек җан таләбенә әйләнгән.
Без балаларның "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" конкурсына хәзерләнеп йөри идек. Мәрҗани мәчете янында мәрхәмәтле йөзле бер ханым туктатты да: “Сезгә нинди ярдәм кирәк?” – дип сорады. Ә безгә ярдәм бик кирәк. Балаларга бүләкләр бирергә дә, күңелләрен күрергә дә, соңыннан аларны ризык белән сыйларга да кирәк. Бу хакта ханымга әйттем. Ул: “Сарык чалып, хәләл ит китерсәм, ничек булыр?” – диде. Бу ханым Наҗия Миңнулла кызы иде. Наҗия ханым, һәр елны сарык чалып, балаларны сыйлый. Безнең әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесенә ничә еллар инде өч сарык чалып китерә. Бөтенроссия бәйгесенә әйләнгән чарага Россия төбәкләреннән меңгә якын бала килә. Наҗия ханым: “Киләсенә дә ярдәм итәрмен”, - дип тора. Әйе, күпме савап ява Наҗия ханымга. Без моңа бик сөенәбез. Үзенә бәхет-сәгадәт, сәламәтлек телибез.
Наҗия ханым бу көннәрдә Коръән мәҗлесе уздырды. Галинур хәзрәт Коръән укыды, вәгазь сөйләде. Ислам динебезнең нигезләрен , Коръән уку, намаз уку хикмәтләрен дә аңлатты. Динсезлекнең, ваемсызлыкның, томаналыкның, дини наданлыкның аяныч хәлләргә китерүен дә әйтте. Вәгазьләнү кичәсе булды ул. Һәр сүзе күңелдә тамырланды. Мондыйлар булуга күңел сөенә. Изгелекләр эшләргә юл ачык!
Ә.Һәдия.