
Гарәфә көнен тагын икенче төрле "тану көне" дип тә йөртәләр. Бу Ибраһимның (г.с.) нәзере хәтеренә килеп, төшен аңлаган көнедер. Имам Мөслимнең "Сахих" хәдисләр җыентыгында мондый тарих китерелә: «Пәйгамбәребез ﷺ Гаишә (р.г.) анабызга Гарәфә көненең фазыйләтләре хакында болай диде: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак».
Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көнендәге икенде намазына кадәр (Милади календарь буенча 11 сентябрьдән 15 сентябрьнең икенде намазын кертеп), егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: ""Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”, - дип, тәкъбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкъбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм канны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкъбир әйтүдәдер. Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә: «
Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (Мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ икенче бер хәдисендә: «Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылынган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк», – дигән.
Шуның өчен мөселман кардәшләребез Зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт – ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Кемдер исә беренче сигез көнен дә һәм Гарәфә көнен дә ураза тотып үткәрә. Ни өчен бу көн Гарәфә көне дип атала дигәндә, бу көнне Хаҗда булган кешеләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләп торалар. Өч миллионнан артык кара, ак, сары, кызыл тәнле бөтендөнья мөселман халкы һәрберсе үз телендә, елый-елый, Раббыларына мөрәҗәгать итәләр, дога кылалар. Бу күренеш мөселман өммәтенең бер тән, бер җан, бер сулыш булып яшәвен күрсәтә. Гарәфә тавында басып торган хаҗилар – мөселман өммәтенең бердәмлеге символы кебек. Төрле җирләрдән җыелган булуына, төрле телдә сөйләшүенә, баймы фәкыйрьме булуына да карамастан, алар барысы да Аллаһы Тәгалә юлындагы кардәшләр. Менә кайда ул бердәмлек! Менә кайда ул кардәшлек!
Алар бер тавыштан түбәндәге доганы кабатлыйлар:
Аның мәгънәсе: «Йә Аллаһ, менә мин Синең каршыңда! Менә мин синең каршыңда! Менә мин Синең каршыңда! Сиңа иптәш булырлык бернинди дә зат юк! Барча мактау Сиңа гына, барлык нигъмәт һәм хөкем Синең кулыңда гына! Сиңа иптәш булырлык бернинди дә зат юк!» Әлеге сүзләрне бертавыштан кабатлаган кардәшләребезне күрү бик сөенечле вакыйга. Гарәфә тавында тору – аерым бер могҗизаи халәт ул.
Биредә хаҗиларның йөрәкләре шатлык белән тула, күзләре ирексездән ихлас яшьләнә. Нәкъ менә биредә барлык хаҗиларның күңеленә Мәккә җирләренә карата чиксез мәхәббәт хисе кереп оялый. «Гарәфәдән соң Хаҗ урыннарын калдырып китәсе дә килми башлый, ә киткәннән соң бу урыннарга кабат кайтасы килә», – ди Хаҗда булып кайтучыларның барысы да. Күп кешеләр ошбу мизгелләрдән соң үз илләренә гыйбрәтләнеп, тәэсирләнеп кайталар һәм кылган догаларының үтәлә башлауларын күреп хәйран калалар.
Шуңа күрә, Гарәфә көнен Хаҗның иң әһәмиятле ноктасы, дип тә әйтергә була. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ : «Хаҗ ул – Гарәфә», – дип искәрткән бер хәдисендә.
Ә хаҗда булмаган барлык мөселманнар ошбу бөек көнне, югарыда искәрткән хәдискә таянып, уразада үткәрәләр. Һәм, Иншаллаһ, Аллаһның рәхмәте белән ике еллык гөнаһларын бетерергә тырышалар. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһның рәхмәте киң, ә безнең гөнаһларыбыз юк түгел. Ошбу изгелек кылу, гөнаһлардан пакьләнү форсатларын кулдан ычкындырмасак иде. Иң изге ике бәйрәмебезнең берсе – Корбан гаетен чистарынган, гөнаһлардан арынган килеш, ихласлыкта, иманда каршы алырга насыйп булсын иде.
(ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән берлектә).