“Бары тик укытучыларга килгән әхлакый зыянны каплауда гына үтенеч канәгатьләндерелмәде. Әмма бу принципиаль таләп түгел иде. Шуңа күрә соралган сумма да зур булмады.
Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде, гаделлек җиңеп чыкты. Россиянең үз халкы - ата-бабалары моннан мең еллар элек үз теләге белән ислам кабул иткән мөслимәләр законлы юл белән яулыктан йөрү хокукына ия булды һәм акланды.
Бу эш хәерле тәмамлансын дип дога кылган, бу эштә катнашкан һәм ярдәм иткән барлык кешегә рәхмәт белдерәбез. Шушы процесс буена үзләрен нык һәм лаеклы тоткан укытучыларга аеруча рәхмәт. Алар – зыялы, тәртипле хатын-кызлар, ихластан дин тотучылар. Мондый укытучыларны бәяләргә һәм сакларга кирәк”, - дип яза Руслан Нагиев. Һәм үзенең коллегалары – адвокатлар Сәед-Мөхәммәд Чапановка, Равил Тугушевка һәм Марат Ашимовка рәхмәт белдерә.