
“Бүген 11.02.2017дә директор Вера Липатова укытучылар коллективына: “Мин үземнең яулыктан йөрүче укытучыларга карата чыгарылган бөтен карарларымны: аларның тышкы кыяфәтенә кагылышлы боерыкларымны һәм язма шелтәләрне гамәлдән чыгарам ”, - дип игълан итте.

Аңа кадәр Мордовиянең әлеге Азюрка мәктәбендә белем бирү сыйфатын тикшерделәр. Аның йомгаклары буенча нәтиҗәләр ясалырга тиеш, дип хәбәр ителгән иде.
Россия Президентының Кеше хокуклары буенча рәисе урынбасары Евгений Бобров: “Хиҗаптан йөрү Конституцияне бозу булып саналмый. Чөнки бездә дөньяви дәүләт һәм белем бирү эшчәнлеге дә кабул ителгән законнарга туры китереп алып барылырга тиеш. Әмма мин хиҗаптан йөрү гадәткә кергән төбәкләрдә аларны кияргә рөхсәт бирергә кирәктер дип саныйм”, - диде Бобров, әлеге пунктны “Мәгариф турында” (“Россия Федерациясендә мәгариф турында” – ред.) законга кертү зарурлыгын әйткән иде.