Мордовия суды яулыктан йөргән укытучыларның эшен бүлгәләде

Мордовия Республикасының яулыктан йөрүче Азюрка укытучыларына кагылышлы эш карала торган Ромодановский район суды бу эшне 13 кисәккә бүләргә карар кылган. Бу хакта Ансар.Ru агентлыгына укытучыларның адвокаты Равил Тугушев хәбәр иткән.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 02. Фото:facebook.com/

“10, 16, 17, 20 һәм 21 мартка алдан карау утырышлары билгеләнгән. Унөч эш аерым каралачак”, - дигән әлеге адвокат. Билгеле булганча, ул судта укытучыларны Марат Ашимов, Саид-Магомед Чапанов һәм Руслан Нагиев белән бергә яклый.

“Суд шикаятьләрне бүлүгә карамастан, без бу эшне тыныч кына тәмамлап булудан өмет өзмибез”, - дигән адвокат.

Билгеле булганча, гыйнвар ахырында Мордовиянең Азюрка мөселман авылы мәктәбенең 10 укытучысы, судка җибәрү өчен, дәгъва кәгазен әзерләгән иде. Ун укытучы имзалаган гаризада мәктәп директорының боерыгын хокукларны кыса дип санауны һәм дисциплинар шелтәне бетерүне сорады. Бу хакта Ансар.Ru мәгълүмат агентлыгына укытучыларның адвокаты Равил Тугушев хәбәр иткән иде.

Равил Тугушев сүзләренчә, гариза Мордовиянең Ромоданово район судына бирелә. Әлеге документта укытучылар хезмәткә хокукларын кире кайтаруны сорый. Бу нисбәттән Азюрка урта мәктәбенең 24 нче һәм 27 нче декабрьдәге 28 һәм 29 нчы боерыкларын хокукларны кысучы һәм законга туры килми торган дип тануны, шулай ук дисциплинар шелтәне бетерүне сорый. Билгеле булганча, Азюрка мәктәбенең, кисәтү ясалып, дисциплинар җаваплылыкка тартылган иде. “Дисциплинар җаваплылыкка тарту өчен Азюрка урта мәктәбе директоры тарафыннан 2016 елның 24 декабрендә чыгарылган боерык сәбәп булган. Аның нигезендә мәктәп эчке тәртип кагыйдәләренең 4.18 пунктына үзгәрешләр кертелә. “Мәктәп хезмәткәренең тышкы кыяфәте дөньяви характерда булырга: җитди костюм киелергә, баш киеме (яулык, эшләпә, берет һ.б.) булмаска тиеш”, - дип языла. Бу хакта дәгъва белән бәйле документта билгеләп үтелә.

Укытучылар бу боерыкның мәктәп директоры тарафыннан РФ Хезмәт кодексы статьялары тупас бозылып чыгарылган дип саный. Аерым алганда, белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре хокуклары һәм вазифаларына кагылышлы документ бу хезмәткәрләр белән килештерелмәгән һәм директор тарафыннан гына кабул ителгән. Моннан тыш, гаризада укытучылар киеменә “Эчке тәртип кагыйдәләре”ндә чикләүләр кертү мәктәп хезмәткәрләренең Конституциядә каралган хокукларын бозуга китерүе билгеләп үтелә.

“Яулык рәвешендәге баш киеме мөселман хатын-кызы кигән гадәти киемнең бер өлеше булып кына түгел, ә Идел буе халыкларының барысының да милли костюмның бер өлеше булып тора. Дини һәм милли кием кию белем бирүнең дөньявилыгына берничек тә тәэсир итми, - диелә гаризада. – Локаль норматив акт нигезендә дисциплинар җаваплылыкка тарту гамәлләрдәге законнарга туры килми. Асылда яулык рәвешендәге баш киемен салудан баш тартуны милли һәм дини билгеләр буенча дискриминация дип атыйбыз”.

Равил Тугушев коллегалары белән берлектә законсыз боерыкларны һәм укытучыларга салынган дисциплинар җаваплылыкны юкка чыгарырга исәпли. “Монда Конституциядә каралган хокуклар гына түгел, хезмәткә кагылышлылары да бозылган. Боерык кабул ителгәндә, хокуклар тупас бозылган, укытучылар дисциплинар җаваплылыкка тартылганда, закон бозылган. Моңа карата шикаять бирергә кирәк”, - дигән Тугушев.

Укытучылар судка мөрәҗәгать иткәннән соң, мәктәп директоры Вера Липатова үзенең карарларыннан баш тартты. Әмма 20 февральдә ул да, аның вәкилләре дә Мордовиянең Ромаданов районы судында Азюрка мәктәбенең яулыктан йөрүче укытучылары белән бәйле процесска килмәде.

Соңрак укытучыларның адвокатлары Азюрка мәктәбе директоры һәм район мәгариф бүлеге башлыгы белән тынычлык килешүе төзергә омтылыш ясаган. Әмма соңгылары очрашудан баш тарткан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе