Әти-әниләре белән бергә 15 ел буе эмиграциядә Америка кушма штатларында яшәгән Азат Бишкәккә кайта. Бер ел элек вафат булган әтисенең васыяте буенча, ул, күп еллар элек авылдашларына бурычлы булып калган атасының бурычларын кайтарыр өчен, авылына юл ала. Авылга килеп төшү белән, ул туган йорты һәм хуҗалыкның күптән каралмаганлыгына тап була. Ә атасының кече энесе Чоро һәм якын туганнары монда яшәми икән инде.
Авылдашлары бик шатланып каршы алмаса да, Азат ташландык йортны төзекләндерә башлый, әтисенең бурычларын кайтара. Әмма берзаман абыйсы Мурат аркасында төрмәдә утырган Чоро кайта. Бу очрашу мәрхүм атасының чынлыкта нәрсә васыять итеп калдырганлыгына кагылышлы төп сорауга җавап бирергә тиеш...
Әлеге фильм Кыргызстанны Лос Анджелеста Asian world film festival кинофестивалендә дә тәкъдим итә.